Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Марина Коновалова “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары булып билгеләнгән
Ул телевидение һәм радиотапшырулар юнәлеше өчен җавап бирәчәк
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Кичә “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов планеркада медиахолдинг коллективына телевидение һәм радиотапшырулар юнәлеше буенча үзенең яңа урынбасары – Марина Коновалованы тәкъдим итте. Ул моңарчы “Казан” ТРК генераль директоры урынбасары вазифасын биләгән.
Белешмә өчен. Марина Коновалова төрле вазифаларда эшләгән: “Луч” телекомпаниясендә (1988) редактор-алып баручы, маркетинг һәм реклама буенча директор булган; 1993 нче елда “Татнефть” ААҖнә имиджмейкер булып урнашкан; 1996 нчы елда – “Татарстан” Дәүләт телерадикомпаниясендә, “Диктор-ТВ” студиясе режиссеры; 2002 нче елда – “Яңа гасыр” тедерадиокомпаниясе” ААҖ, җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәге директоры; 2015 нче елның 12 нче гыйнварында “Татмедиа” АҖ филиалы “Казан” ТРК генераль директоры урынбасары булып урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз