news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Карпова улының очучы булырга теләве турында: Җырларымның тәэсире булгандыр

Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова улының Суворов училищесына укырга керүен әйтте. Ул үзе башкарган патриот рухтагы җырларның да тәэсире булгандыр, дип саный.

"Минем иҗади юлым Пятницкий исемендәге хорда башланды. Мин, дөньяның төрле концерт мәйданнарында Россияне тәкъдим итеп, патриот җырлар, халык җырларын башкардым. Мин ул вакыттан ук Россиядә тууым белән горурланам. Туган җиргә мәхәббәт гаиләдән башлана. Быел минем улым Суворов училищесына укырга керергә теләвен әйтте. Улым очучы булырга тели. Минем җырларның да тәэсире булгандыр», - диде ул "ВСЕ СВОИ" телемарафонында.

Артист хәрби операция зонасында туганнары булуын әйтте. «Минем туганым хәзер анда, ул - гади авыл егете. Ул анда бармый калу турында уйламады да. Ул үзенең бурычын үти. Яз көне аның ялга кайтуын бик көтеп алдык, хәзер икенче кайтуын зарыгып көтәбез. Офицер туганнарым бар. Алар да анда. Мин алар белән горурланам», - диде ул.

Марина Карпова былтыр хәрбиләрне озату чараларында катнашты.

«Анда бит туганнары озатырга килә алмаган егетләр дә бар иде. Мин җырладым, яннарыннан узганда аларны кочакладым, рухларын күтәрергә тырыштым. Мин җыр, ышаныч бүләк итә алам. Җәй көне андагы егетләр социаль челтәрдә миңа язды, рәхмәт әйтте. Мин аларга уңышлар теләдем, алар концертка кайтырга вәгъдә бирделәр», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100