news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элның «Безнең тормыш» газетасы 90 еллыгын бәйрәм итә

Марий Элның «Безнең тормыш» газетасы 90 еллыгын бәйрәм итә
https://tatar-congress.org/

18 ноябрь көнне Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында «Безнең тормыш» гәҗитенең 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Басманы тәбрикләргә Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев, Марий Эл республикасының татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Илгиз Гайсин, Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире Булат Ибраһимов, «Шәһри Казан» гәҗите баш мөхәррире Радик Сабиров һ. б. мәртәбәле кунаклар җыелган иде.

Үз чыгышында Булат Ибраһимов Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар басмалары алтындай кадерле булуын ассызыклап, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев исеменнән гәҗит редакциясе хезмәткәрләренә һәм аның баш мөхәррире Фәнил Мусинга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100