news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Марий Элдан Әлфит Ибраев: Чит төбәктә яшәсәк тә, оялмыйча татар телендә сөйләшәбез

«Концертлар оештырабыз, татар теле дәресләрен алып барабыз. Урамда да, кибеттә дә татарча аралашалар», - диде Бәрәңге районы башлыгы.

Марий Элдан Әлфит Ибраев: Чит төбәктә яшәсәк тә, оялмыйча татар телендә сөйләшәбез
Зилә Мөбәрәкшина

Марий Элның Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев районда курыкмыйча, оялмыйча татарча сөйләшүләре турында сөйләде.

«Чит төбәктә яшәсәк тә, татар халкының гореф-гадәтен, йоласын, телен саклап калырга дип, төрле эшләр башкарабыз, концертлар оештырабыз, татар теле дәресләрен алып барабыз. Бездә халык театрлары эшли. Бәрәңгегә килгән артистлар көндез кибеткә чыга да, кичен безгә: «Урамда да, кибеттә дә татарча сөйләшәләр. Шаккаттык. Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп кайтабыз», - диләр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, район урнашкан җирдә электән үк татарлар яшәгән. «Явыз Иван Казанны алганнан соң, безнең бабайлар динне, телне саклап калу максатыннан, мари урманнарына качып, төпләнеп калганнар, дип сөйлиләр. Мәрхүм Фатих Сибагатуллин: «Өч ел Казан ханлыгы Бәрәңге районында урнашкан булган. Шул турыда китап язачакмын әле», - дигән иде. Кызганыч, булмады», - диде ул.

Бәрәңге районы 1931 елда барлыкка килгән. «Районны оештырганда аны татар районы дип атаганнар. Әмма Себер районында инде «татар» дигән район оешкан була, шуңа күрә исемне алмаштырырга кушалар. Бездә Бәрәңге дигән елга ага, районга да шулай дип исем бирәләр. Районыбызда 47 процент - татар, 42 процент марилар яши. Районыбызда сигез мәчет бар», - диде Әлфит Ибраев.

Район башлыгы татарлар һәм Татарстан белән горурлануын әйтте. «Казанга килгән саен татарларның башкаласында алга китеш бар дип, шатланып, сокланып кайтып китәбез. Хөкүмәт җитәкчеләренең татарларга яхшы карашы булганда киләчәгебез бар дип уйлыйм», - диде ул.

Реклама хокукында

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100