news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марий Элдагы «Якташлар» татар газетасы яңа форматта чыга башлаган

Марий Элдагы «Якташлар» татар газетасы яңа форматта чыга башлаган
Гөлүзә Ибраһимова

Марий Эл республикасында чыга торган «Якташлар» газетасының форматы үзгәргән. Газета А3 форматында чыга иде, хәзер А4 форматына күчкәннәр.

Газетаның баш мөхәррире Фәнил Мусин әйтүенчә, газетаның ике саны яңа форматта чыккан.

«Башка типография белән эшли башладым, элеккегесендә сыйфаты начар иде. Хәзер Марий Эл республикасы хакимияте типографиясе белән эшлибез. Бастыру бәясе кыйммәтрәк булгач, газетаның тиражын бераз киметтек. Хәзер газета 400 данә тираж белән чыга. Яңа форматта чыга башлагач, кызыксынып килүче укучылар саны артты, язылалар да, сатып та алалар», – дип сөйләде.

Баш мөхәррир газетаның эчтәлеген тулыландырасы бар әле, ди. Газетада балалар өчен бер бит тә барлыкка килгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot