news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элда урман янгыннары мәйданы 500 гектарга кадәр җиткән

Марий Эл Республикасында урман янгыннарының мәйданы 300 гектардан 500 гектарга кадәр арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.

Янгын Түбән Новгород өлкәсенең Воротынский районыннан Марий Элның Юрино районы территориясенә 16 август кичендә күчте, аның мәйданы 300 гектар тәшкил итте.

«19 августка булган хәл күрсәтүенчә, Юрино районы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Авиаразведка мәгълүматлары буенча, янган мәйданнар 500 гектар тәшкил итә. Торак пунктларга куркыныч янамый (якындагы торак пункт – Васильевское бистәсе)», – диелә хәбәрдә.

Урман янгынын сүндерү өчен урынга Марий Эл буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министлыгының Баш идарәсеннән аэромобиль төркемдә 12 берәмлек техника, шәхси составтан 68 кеше килгән. Барлыгы 176 кеше, 99 берәмлек техника җәлеп ителгән, шулардан 75 кеше һәм 13 техника Россия Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100