news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марий Элда Татарстан киносы көннәре узачак

3 һәм 4 июльдә Марий Эл Республикасында Федераль Сабантуй кысаларында Татарстан киносы көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Төп бәйрәм чаралары һәм спорт ярышлары 5-6 июльдә Медведев ипподромы мәйданчыгында үтәчәк. Якынча мәгълүмат буенча, республикага Россия Федерациясенең 72 төбәгеннән 500дән артык делегат киләчәк.

Кунаклар өчен бай мәдәни программа әзерләнә. Шул исәптән, Татарстан җитештергән фильмнарны күрсәтү планлаштырыла. «Татаркино» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе соңгы еллардагы иң яхшы кинотасмаларны сайлап алган. Картиналар «Медведево» кинозалында күрсәтеләчәк (Медведев районы, Медведево бистәсе, Совет урамы, 23 йорт).

3 июльдә «823-нче километр» фильмы күрсәтеләчәк (режиссерлары И. Хафизов, А. Галиәскаров, 2023 ел). 4 июльдә исә «Тарлан» фильмын күрсәтү планлаштырыла (режиссеры Ю. Захаров, 2021 ел, 79 минут).

Сеанслар 18:00 сәгатьтә башланачак. Татарстан киносы көннәре кысаларында планлаштырылган фильмнарны күрсәтүләргә билетларны түбәндәге сылтама буенча сатып алырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2319886.htm

news_right_1
news_right_2
news_bot