Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марий Элда Россия халыклары телләре көне уңаеннан «Дуслык биюләре» акциясе узды
Россия халыклары телләре көнендә Марий Эл Республика татар мәдәнияте үзәге «Дуслык биюләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бәйрәм Йошкар-Ола шәһәрендәге Яшьләр сараенда оештырылды. Бу хакта Марий Эл Республика татар мәдәнияте үзәге хәбәр итте.
Бәйрәм кысаларында республиканың югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары өчен махсус программа әзерләнгән. Үзәк белгечләре кунакларны татар халкының бай мәдәнияте белән таныштырган. Яшьләр татар халык биюләре буенча мастер-класста һәм «Капкалы» милли уенында катнашкан.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чара төрле милләт вәкилләрен берләштерүгә, аларны татар халкының милли үзенчәлекләре, сәнгате һәм гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз