Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марий Элда Республика балалар Сабан туе узачак
4 июньдә 10:00 сәгатьтә Марий Элда Республика балалар Сабантуе узачак. Бу хакта Марий Эл Республика татар мәдәнияте үзәге хәбәр итте.
Чара төбәктә татар милли мәдәниятен саклау, балаларда туган телгә һәм милли йолаларга мәхәббәт уяту максатыннан оештырыла.
Бәйрәм программасы бик бай һәм күпкырлы:
Традицион уеннар: Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек татар халык уеннары.
Иҗади мәйданчыклар: Яшь талантлар бию һәм музыкаль мәйданчыкларда үз осталыгын күрсәтә алачак.
Спорт ярышлары: Сабыйлар арасында көч һәм җитезлекне сыный торган ярышлар үткәреләчәк.
Марий Элның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән кунакларны онытылмаслык дуслык бәйрәме көтә, диелә хәбәрдә. Бәйрәмдә теләге булган һәркем катнаша ала. Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз