Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марий Элда Гайнан Кормаш батырлыгына багышланган «Нәсретдинов укулары» узды
Бүген Марий Эл Республикасының Бәрәңге авылында «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш–Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә» дигән темага IV «Нәсретдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
- Гайнан Кормашев (1919–1944) — разведчик, Муса Җәлил белән бергә «Идел-Урал» легионында антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе. Марий Элда укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән, сугыш башлангач лейтенант дәрәҗәсендә фронтка киткән. 1942 елда әсирлеккә төшеп, нацистларга каршы яшерен көрәш оештырган. 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензе төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.
Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты һәм Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния идарәсе тарафыннан оештырылды. Конференция эшчәнлеген Йошкар-Ола шәһәренең Ислам үзәге имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Атабиев Коръән аятьләрен уку белән ачып җибәрде.
Беренчеләрдән булып чыгыш ясаучы — Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы әгъзасы Мөнир хәзрәт Беюсов Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм татар-мөселманнарның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгын искә алды.
Мөнир хәзрәт Беюсов
«Кормаш–Җәлил төркеме, «Идел–Урал» легионы составына кергәч, фашист Германиясенә каршы яшерен оешма төзиләр. Алар совет әсирләренә концлагерьлардан качарга ярдәм итәләр, листовкалар тараталар, дошманга каршы көрәш алып баралар. Безнең татар-мөселманнар, үлемгә туры карап торып та, бу явызлыкка каршы торудан баш тартмаган, кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр», — диде хәзрәт.
Ул фашизм идеяләренең яңадан баш калкытуына борчылуын да белдерде.
«Кызганыч, фашизм идеяләре үлми, киресенчә, яңадан терелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи үә сәлләм): «Бу дөньяда наданлыктан сакланыгыз», — дигән. Әгәр кеше үзенең тарихын белмәсә, ул дәүләтне эчтән җимерергә тырышкан идеологияләр йогынтысына эләгергә мөмкин. Безнең ата-бабаларыбыз безгә Ватанга мәхәббәт тәрбияләделәр. Алар – мөселманнар һәм үз Ватаннарын бар күңелләре белән яратучылар. Шуны аңларга кирәк: исламсыз, мөселманнарсыз Россия дәүләте булмас иде, чөнки ислам — ул мөселманнарны гына түгел, башка халыкларны да якынайта һәм берләштерә», — дип ассызыклады ул.
Мөнир хәзрәт туган як тарихын өйрәнүнең әһәмиятен дә билгеләп үтте. «Безгә туган як тарихын өйрәнү юнәлешендә тикшеренүләрне үстерергә кирәк — авылларга барып, ата-бабаларыбыз турында хәтерне җыярга. Бу материаллар киләчәктә фәнни хезмәтләнең нигезе булып тора ала», — диде ул.

Конференциядә чыгыш ясаучыларны сәламләп, Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев та Бөек Ватан сугышы каһарманы, шагыйрь һәм антифашист Гайнан Кормаш батырлыгын искә алды.
«Башын чапканда, аңа нибары 24 яшь кенә була. Гильотина кулланылган әлеге төрмәдә барлыгы 20 кешенең башын чапканнар, шуларның унбере — татарлар. Немец суды: «Немец рейхының хәрби көчен какшаткан өчен», – дигән хөкем чыгара. Мондый җәза, гадәттә, илгә зур зыян салган кешеләргә карата гына кулланылган. Әмма алар, нинди газаплар күрсәләр дә, башларын имәгәннәр, рухларын сындырмаганнар. Кешелек тарихында бер көндә үк алты шагыйрьнең башы чабылу фаҗигасе булганы юк — бу үзе үк милләтебез өчен зур югалту», — дип сөйләде ул.

Ул шулай ук Бәрәңге районының сугыш елларындагы югалтуларын да искә алды. «Районнан 8 меңнән артык кеше фронтка киткән, әмма аларның яртысы гына кире әйләнеп кайткан. Әлегә кадәр дә барысының исемнәре төгәл ачыкланып бетмәгән. Сугыш кырында безнең өчен гомерен биргән, кан койган кешеләрнең гомере өзелсә дә, аларның исемнәре, батырлыклары мәңге яшәргә тиеш», — дип ассызыклады ул.
Конференциядә чыгыш ясаучылар Гайнан Кормашевка «Советлар Союзы Герое» исемен бирү тәкъдиме белән берничә тапкыр Мәскәүгә документлар җибәрелгәнен дә искә алдылар. Әмма әлегә рәсми җавап килмәгән. Шулай да, җыелганнар Гайнан Кормашевны бу исемгә лаеклы, дип саный.
Сәламләү сүзләреннән соң чыгыш ясаучылар үз темалары буенча докладларын тәкъдим иттеләр, һәм кунаклар өчен Гайнан Кормаш исеме бирелгән Куян урта гомуми белем мәктәбендә урнашкан музеенда экскурсия оештырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз