Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марий Эл Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар тарихы һәм традицияләре» дигән этнодәрес узган
Марий Эл Татар мәдәнияте үзәге кунакларны «Татар халкының тарихы һәм традицияләре» дип исемләнгән этнодәрескә җыйган. Чарада катнашучылар халкыбызның бай мирасы дөньясына сәяхәт кылган. Бу хакта Марий Эл Татар мәдәнияте үзәге ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Очрашу барышында кунаклар татар халкының борынгы көнкүреше, гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышкан. Оештыручылар татар йортының бизәлеше, милли киемнәрнең үзенчәлеге һәм һәр бизәкнең мәгънәсе турында сөйләгән.
Этнодәрестә катнашучылар тальян көйләре һәм гөслә авазлары аша татар моңы дөньясы белән дә таныша алган. Музыкаль чыгышлар халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барган.
Чараның икенче өлешендә катнашучылар өчен халкыбызның милли бәйрәмнәре – Сабантуй, Нәүруз, Каз өмәсе турында презентация тәкъдим ителгән. Шулай ук кунаклар милли аш-суларның серенә төшенгән: чәкчәк, гөбәдия һәм чәй эчү традицияләре турында сөйләшү җылы мохиттә дәвам иткән.
Мондый чаралар яшьләрдә үз тамырларына хөрмәт уята. Татар халкының тарихын белү – ул безнең рухи байлыгыбызны саклау дигән сүз, дип белдергән оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз