Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марий Эл Республикасының Шелангер бистәсендә беренче мәртәбә мәчет эшли башлаячак
Марий Эл Республикасының Шелангер бистәсендә тиздән беренче мәртәбә мәчет ачылачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мәчет бинасы 2025 елда Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хәйрияче тарафыннан тапшырылган. Шул ук 2025 елда Марий Эл Республикасы мөхтәсибәте әлеге объектка милек хокукына керде һәм ремонт эшләре башланды.
Ремонт мәхәллә кешеләренең иганәләренә һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән алып барыла.
Манара төзелә, намаз залы, имам бүлмәсе, юындыру бүлмәсе һәм мәчет өчен кирәкле башка бүлмәләр җиһазландырыла. Хәзерге вакытта эчке ишекләр урнаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз