Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы Лажы авылында яңа мәчет ачылды
Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы Лажы авылында яңа мәчет ачу тантанасы узган. Бу хакта Марий Эл татарлары республика мәдәни үзәге хәбәр итте.
Мәчет мәхәллә кешеләренең уртак тырышлыгы, ышанычы һәм юмартлыгы нәтиҗәсендә төзелде. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан, дин кардәшләребезнең сөенечен бүлешергә бик күп кунаклар, район һәм республика дин әһелләре, имам-мөхтәсибләре килде, диелә хәбәрдә.
Фото: Марий Эл татарлары республика мәдәни үзәге
Чыгыш ясаучыларның барысының да фикере бер булган: иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, дингә яшьләр дә тартылсын, дигән теләкләр җиткерелгән.
Мәчет төзелешендә актив катнашкан һәм аны һәрьяклап хуплаган затларга Татар мәдәни үзәге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылган.
Күмәк намаздан соң барлык катнашучылар мәчетнең эчке бизәлеше белән танышкан һәм бәйрәм табыны артында аралашуны дәвам иткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз