news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәрәңге районы башлыгы: Насретдинов мирасын барлау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим

Бәрәңге районы башлыгы: Насретдинов мирасын барлау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим
Абдул Фархан

Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы башлыгы Альфит Ибраев Хәлил-Рахман хәзрәт Насретдинов кебек шәхесләребезне барлау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим дип саный. 

Бу фикерен ул бүген, 8 октябрьдә, Бәрәңге бистәсе мәдәният йортында «Насретдинов укулары: «Марий Эл җирлегендə ислам традициялəре. Фидай-Мөхəммəд хəзрəт һəм Хəлил хəзрəт Насретдинов мирасы» төбəкара фəнни-мəгариф конференциясендә әйтте. 

«Кызганыч, бу дәрәҗәле шәхесләрне барлау эше моңарчы читтә калып килде. Дин өлкәсендә зур эз калдыручыларны шушылай олылау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим. Мондый тарихи вакыйгаларны тагын үткәрербез», – диде Ибраев.

Конференция Идел буе Болгар дəүлəтендə рəсми рəвештə ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Анда Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нəзарате рəисе Фəрит хəзрəт Шагеев, Марий Эл республикасы һəм Бəрəңге бистəсе администрациялəре вəкиллəре, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шəех Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округындагы вəкəлəтле вəкиле Мөнир Беюсов, Россия мөселманнары Диния нəзарате үзəк аппараты вəкиллəре катнашты.

Равил Гайнетдиннең  мөрәҗәгатендә әлеге нәселнең вәкиле – Хәлил-Рахман хәзрәт Насретдиннең илебез мөселманнарының язмышында әһәмиятле эз калдыруы ассызыклана. «Бөек Ватан сугышы елларында Хәлил-Рахман хәзрәт Мәскәүнең бердәнбер эшләп килгән мәчете − Мәскәү җәмигъ мәчете мөнбәрен тотып торучы, мәчеттән фронтка тупланып китүче Ватанны саклаучыларга хәер-фатыйхасын бирүче, Ватаныбызның җиңүе өчен бертуктаусыз догада торучы мөхтәрәм хәзрәт булды» – диелә мөрәҗәгатьтә.

Насретдиновлар нәселенең  дәвамчысы Рамил хәзрәт Зөлкарнаев бүген үзенең әлеге нәселдә бердәнбер хәзрәт булуын әйтте. «Безнең нәселгә багышланган  “Нәсел хатирәләре” дигән ике томлык чыкты, конференцияләр узып тора. Бүгенге көндә мин Бәрәңгенең Кызыл мәчетендә имам-хатыйб, Бәрәңге мәхәлләсе рәисе булып торам. Нәселебездә башка дин әһелләре юк», - ди ул.

  • Оештыручылар тараткан белешмәдә хәбәр ителгәнчә, Марий Эл мөселманнарының күп буыннарын үзара тоташтыручы булып Насретдиновлар нəселе тора. Бу нəселнең башлангычы чыгышы белəн Татарстанның Арча районы Ташкичү авылыннан булган имам Насретдин бин Габдессəлəм (1796-1868) белəн бəйле. Ул Бəрəңгедə 1771 елда төзелгəн үзəк мəчеттə 45 елдан артык имам вазыйфасын башкара.
  • Соңрак əтисенең эшлəрен улы Хафизетдин бин Насретдин (1827-1917) дəвам итə. 1917 елгы революциягə кадəр бистəдə 4 мəчет эшли. Аларның һəкайсында Хафизетдин Насретдинов нəселеннəн булучылар, шул исəптəн аның уллары Фидай-Мөхəммəд Насретдинов (1869-1924), Зөлкарнəй Насретдинов (1882-1917) хезмəт куя.
  • Фидай-Мөхəммəд Насретдиновның улы Хəлил-Рахман Насретдиновка (1890-1964) 1936-1953 елларда Мəскəү Җəмигъ мəчете эшчəнлеген җитəклəү эше йөклəнə. Совет атеистик җитəкчелегенең динне эзәрлекләгән чорында Бəрəңге бистəсендə дүрт мəчетнең берсе дə исəн калмый. 
  • Бүген биредә татарларының рухи тормышы актив төстə яңарыш кичерə, мөселман җəмгыяте ике яңа мəчет төзегән. Җирле мөселман җəмгыятенең башында нəсел дəвамчысы – Зөлкарнəй Насретдиновның оныкчыгы Рамил Зөлкарнəев тора, диелә әлеге хәбәрдә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100