news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Эл Республикасында су баскан юл җимерелүен видеога төшергәннәр

Марий Эл Республикасында юлның бер өлеше җимерелеп төшүе видеога эләккән. Әлеге кадрларны республика прокуратурасы күрсәтте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл 26 мартта Звенигово – Морки юлының 38нче километрында булган.

Анда суүткәргеч торба сафтан чыгу сәбәпле юлның бер өлешен су агызып киткән.

Урынга Звенигово районы прокуроры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100