Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мари Эл прокуроры вазифасына Илдус Нәфыйков кандидатурасы расланды

Федерация Советының профиль комитетлары уртак утырышта Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим кандидатураларны - Мари Эл прокуроры вазифасына - Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы прокуроры вазифасына Альберт Суяргулов кандидатурасын – раслады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Югары палата регламенты нигезендә, сенаторлар позициясе бүген, дәүләт башлыгына белдерү өчен, 551нче утырышта Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенкога тапшырылачак.
Прокурорлар вазифасына Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураларны карауның нәтиҗәләре турында мәгълүмат сенаторларга чәршәмбегә билгеләнгән пленар утырышта җиткереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз