news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марий Эл мөселманнары Диния нәзарәте «Корбан Fest» бәйрәменә чакыра

Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Корбан Fest» бәйрәменә чакыра. Чара 8 июньдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Үзәк мәдәният һәм ял паркында уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Кунакларны кызыклы программа көтә. Концерт, мастер-класслар, халык эшләнмәләре ярминкәсе, балалар өчен аниматорлар, бөтен гаилә өчен конкурслар һәм күңел ачулар планлаштырылган. Бәйрәмдә катнашучылар тәмле пылау һәм традицион ризыклар белән сыйлана алачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot