Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марианна курчагы Аксубайдан Мариупольгә тынычлык һәм үзара ярдәм символы буларак китәчәк
Аксубай районнан Донецк, Мариуполь һәм Херсонга унынчы гуманитар ярдәм җыела. Һәр ярдәм белән хәрбиләргә теләктәшлек белдереп, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары хатлар язып, рәсемнәр ясап җибәрә. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Безнең мобилизацияләнгәннәр сабыйларның һәм укучыларның хатларын һәм рәсемнәрен көтә, алар иң беренче аларны сорый. Бу аларны дәртләндерә, аларга көч бирә», – дип сөйләде махсус хәрби операция зонасынан чираттагы тапкыр сәфәрдән кайткан волонтер, Диңгезчеләр җыены рәисе Анатолий Скворцов.
Волонтерлар «штабы» урнашкан яшьләр үзәгенә балалар да килә, алар маскировкалау челтәре үрергә ярдәм итә.
Районда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән фотограф өчен тепловизор сатып алырга ярдәм җыю игълан ителде. Ул балалар бәйрәмнәрен, чыгарылыш кичәләрен төшерде, истәлеккә фотоальбомнар ясады, район кешеләренең туй һәм истәлекле вакыйгаларының бәхетле мизгелләрен сурәтләде.
Аксубайның 2нче мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Андрей Мясников үзенең «копилка»сын ачып, җыелган акчаны Андрей абыйсы өчен волонтерларга тапшырган. Аның иптәше Кәрим Әгъләмиев тә үзенең җыйган акчасын алып килгән.
Ә Урмандееводан биш яшьлек Марианна үзенең курчагын Мариуполь балаларына бүләк итәргә карар иткән. Бу кызчыкның иң яраткан уенчыгы булган, ул аңа үз исемен кушкан һәм бер минут та анардан аерылмаган. Әнисенең телефон аша танышына, махсус хәрби операция зонасында балаларның кияргә киемнәре, уйнарга уенчыклары юк, дип сөйләгәнен ишеткәч, ул «Марианнаны аларга җибәрергә кирәк, миңа барыбер тиздән мәктәпкә барасы, уйнарга вакытым булмаячак», – дип әйткән.
Ә ярдәм җыю дәвам итә. Мариуполь бала тудыру йорты өчен әйберләр, яңа туган балалар өчен биләүләр (чиста һәм үтүкләнгән), памперслар, әниләр өчен азык-төлек кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз