news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари жрецы Рамай Юлдашевка Онар ордены тапшырган

Рамай Юлдашев бу бүләкне алган беренче татар кешесе.

Мари жрецы Рамай Юлдашевка Онар ордены тапшырган

Мари халкының аксакаллары шурасы – «Марий он канаш» җитәкчесе, мари традицион дине жрецы (мәҗүсиләрдә дин башлыгы) Виталий Танаков татар милли активисты Рамай Юлдашевка Онар ордены тапшырган.

«Татар халкының, төрки һәм фин-угыр дөньясының күренекле, танылган лидерларының берсенә фир-угыр һәм төрки дөньяларын иҗтимагый-сәяси, мәдәни-агарту эшчәнлеге, мари халкының уңышлы үсеше өчен», – дип белдергән Виталий Танаков орденны тапшырганда.

Онар ордены – иҗтимагый оешма бүләге. Ул Марий Эл халыкларының икътисади, фәнни, сәламәтлек, мәдәни өлкәдә үсешләре өчен «шәхси батырлык, югары үсешкә ирешкәне» өчен бирелә. Орденда мари халкының традицион дине символлары: Юмо һәм Омо сурәтләнгән, шулай ук өч ук, мари халкының легендар батыры Онар кылычы һәм имән агачы бар.

Бүләктәге «намус, батырлык һәм горурлык» дигән сүзләр Рамай Заһидулла улы Юлдашевның эшчәнлеген һәм биографиясен бик төгәл чагылдыра, дигән Виталий Танаков.

«Дәүләт бүләге булмаса да, миңа бу бүләк бик кадерле. Мин 16 ел Мари Илендә яшим, 2004 елдан – 19 ел буена алар белән. Мин татар-мари бердәмлеге өчен көрәшәм, шушы эшчәнлегем өчен зур бәя дип санычйм. Мин бу бүләкне алган 19нчы кеше һәм мондый бүләккә ия беренче татар кешесе», – диде Рамай Юлдашев «Татар-информ»га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100