news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мари милли хәрәкәте активисты, җырчы Раисия Даниловага истәлек ташы куйганнар

Раисия Данилова 22 июльдә фаҗигале рәвештә һәлак булган иде.

Мари милли хәрәкәте активисты, җырчы Раисия Даниловага истәлек ташы куйганнар
Рамай Юлдашев

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә «Чоткар патыр» мәдәни комплексында мари милли хәрәкәте активисты, җырчы Раисия Данилова истәлек ташы куйганнар һәм сәхнәгә аның исемен биргәннәр.

Марий Эл республикасында яшәүче татар милли хәрәкәте активисты Рамай Юлдашев хәбәр иткәнчә, Истәлек ташын халыктан җыелган хәйрия акчасына «Марий ушем» Мари иҗтимагый оешмасы куйган. Шулай ук «Чоткар патыр» тарихи-мәдәни комплексы территориясен төзекләндергәннәр.


2021 елның 22 июлендә мари милли хәрәкәте активисты, җырчы Раисия Данилова фаҗигале рәвештә һәлак булды.

4 августта «Марий ушем» Мари иҗтимагый оешмасы Раисия Данилованың исемен мәңгеләштерү карары кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot