Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мари Илендәге милләттәшләребез үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды
Мари Илендәге милләттәшләребез үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ”, мәгълүмат агентлыгында “Мари Илендә татар теленең үсеше, милләттәшләребезнең рухи-мәдәни көнкүреше” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы булып узды. Очрашуда Мари Иленең милли хәрәкәт лидерлары — Мари Иле Республикасы Дәүләт җыены депутаты, “Бәрәңге” агрофирмасы директорлар советы рәисе һәм республикадагы татар-башкорт көрәш федерациясе җитәкчесе Наил Галәветдинов, Йошкар-Ола шәһәр хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Мәүлизә Гомәрова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин катнашты.
Мари Илендә бүгенге көндә 53 мең татар яши, бу исә республикада яшәгән халыкның 6-7 процентын тәшкил итә. Шуларның 17 меңе башкалага туры килсә, Бәрәңге районында — 10 мең, Волжски шәһәрендә 12 мең татар гомер кичерә. Республикада исә 22 татар авылы исәпләнә һәм аларның һәрберсендә дә мәдәният йортлары бар. Шулай ук төрле иҗат коллективлары да эшләп килә, шуларның икесе халык исемен йөртә.
Мари Иле Республикасында татар теленең үсеше һәм тормышы турында Мәүлизә Гомәрова таныштырып үтте. “Бүгенге көндә бездә 12 татар мәктәбе бар, анда барлыгы 900 якын укучы татар телендә белем ала. Узган ел безнең 37 отличник бар иде һәм аларның барысы да диярлек Йошкар-Ола һәм Казан югары уку йортларына укырга керде диярлек”, - дип белдерде ул. Моннан тыш, Мәүлизә ханым республикадагы милли мәдәни тормыш эшчәнлегенә дә тукталып үтте.
Наил Галәветдинов исә республиканың икътисади торышы турында сөйләде. Соңгы елларда республикада үзгәрешләр зур, алга киткән яклар да шактый. Сәнәгать өлкәсенең ныгып китүе халыкны эш белән тәэмин итүдә зур этәргеч булды, диде ул һәм Мари Иленең алдынгы фирмаларын, җитештерү цехларын санап үтте. Моннан тыш, ул “Бәрәңге” агрофирмасының уңышларына да тукталды һәм аның республикада милли проектка кергән бердәндер алдынгы хуҗалык булуына басым ясады.
“Һәр республикадагы кебек, Мари Илендә дә алга китеш бар, шул ук вакытта хәл итәсе проблемалар да кала бирә”, - диде Наил Галәветдинов.
“Түгәрәк өстәл” утырышында шулай ук татар телендәге мабугат чаралары турында да сүз булды. “15 ел дәвамында дәүләт телерадиосында дин, тел, милләттәшләр турында сөйләүне максат итеп куйган 30 минутлык “Туган тел” тапшыруы эшләп килә иде. Бераз гына тукталып торганнан соң, ул 20 минутлык тапшыру булып кабат эфирга чыкты. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә “Бүләккә — җыр” тапшыруы чыгып килә.
Мари радиосында исә 14 еллап “Туган як” дигән мәгълүмати-музыкаль тапшыру чыга иде, ул да бераз тукталып торганнан соң, 2007 елдан һәр атнаны 15 минутлык яшьләр тапшыруы булып эфирга чыгачак”, - дип белдерде Мәүлизә Гомәрова. Ул шулай ук дин өлкәсендәге яңалыкларга да тукталып, бу юнәлештә Татарстан Диния нәзарәте белән дә килешеп эшләүләрен әйтеп узды.
Ренат Вәлиуллин исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мари Иле республикасындагы милләттәшләребезнең үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде. Алардагы кайбер проблемаларга да тукталып үтте.
Бүген шулай ук әлеге очрашу уңаеннан юлланган сорауларга җаваплар да яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз