news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марилар тарихы белгече, галим Ксенофонт Сануков вафат

«Татар халкының, Идел буе һәм Урал халыкларының якын дусты», — дип яза Рамай Юлдашев.

Марилар тарихы белгече, галим Ксенофонт Сануков вафат

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә академик, профессор, тарих фәннәре докторы һәм җәмәгать эшлеклесе Ксенофонт Никонорович Сануков 85 яшендә вафат булган. Бу турыда сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашев хәбәр итте.

Рамай Юлдашев галимне «титан» дип атый. «Татар халкының, Идел буе һәм Урал халыкларының якын дусты. Марилар тарихына нигез салучы. Урыны җәннәттә булсын», — дип яза ул.

Ксенофонт Сануков 1935 елның 5 февралендә туган. Ул танылган финно-угор тарихы белгече, мари халкының тарихын өйрәнгән. 900ләп фәнни хезмәт авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100