news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мари Элның элеккеге башлыгы Александр Евстифеев 66 яшендә вафат булган

2017-2022 елларда Мари Эл Республикасын җитәкләгән Александр Евстифеев 66 яшендә вафат булды. Бу хакта төбәк башлыгы Юрий Зайцев телеграм-каналында язган.

«Ул бөтен гомерен иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлеккә багышлады <...> Аның җитәкчелегендә төбәк социаль-икътисади үсештә зур уңышларга иреште», - диде Зайцев. Ул элеккеге хезмәттәшен зирәк һәм алдан күрүчән сәясәтче иде, дип атады.

Евстифеевны Мари Эл башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп 2017 елның апрелендә губернатор Леонид Маркеловның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганнан соң билгеләделәр. Сентябрьдә Евстифеевны республика башлыгы итеп сайлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot