news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элның «Якташлар» газетасы Яңа елдан бушка чыга башлый

Мари Элның «Якташлар» газетасы Яңа елдан бушка чыга башлый
Салават Камалетдинов

Мари Эл Республикасының Бәрәңге районында чыга торган «Безнең тормыш» һәм «Якташлар» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләрендәге журналистлар белән оештырылган түгәрәк өстәлдә газета чыгарудагы кыенлыклар турында сөйләде.

«Бүгенге көндә подписка белән эшлим. Газетаны Яңа елдан тагын бушка чыгара башлыйм. Хөкүмәтне ашатып ятасым килми, дигән нәтиҗәгә килдем. Бер грант белән дә ярдәм итмиләр, бик күп акча салым түләүгә тотыла. Подпискага чакырып йөрмим, татарча укырга ярата торган төп аудитория белән эшләячәкмен. Алар һәр ай саен газетаның яңа санын көтеп тора. «Кайчан тагын подписка була?» - дип шалтырата башладылар. Газетаның бушка таралачагын белгәч, чыгымнарны капларга ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр булды», – диде ул.

Ул газетаны бетерергә җыенмавын әйтте. «Газета белән кызыксынган кешеләр шәхсән үземә мөрәҗәгать итә ала. Бөтендөнья татар конгрессы белән эшләргә тырышам. Газета хәзер үземнең акчага чыга. Мин шәҗәрәләр төзим. Шул акчага газета чыгарам. Ике төп иганәчем бар, рәхмәт аларга!» – диде Фәнил Мусин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100