news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элдан Сания Газизҗанова: Татар конгрессында төбәкчеләр өчен ярдәм фонды булсын иде

Барлык чыгымнар үз кесәбездән, дип зарланды ул.

Мари Элдан Сания Газизҗанова: Татар конгрессында төбәкчеләр өчен ярдәм фонды булсын иде
Алсу Исмәгыйлева

(Йошкар-Ола, 22 март, " Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Йошкар-Ола шәһәрендә эшләп килгән татар төбәген өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Сания Газизҗанова төбәкләрне өйрәнүчеләр өчен Бөтендөнья татар конгрессында ярдәм фонды булдыруны сорады. Бу гозерен ул бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Элның татар активы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка җиткерде.

"Бездә Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты һәм ИЯЛИ белән киңәшләшеп эшләүче белгечләр бар. Аларның барлык чыгымнары үз кесәләреннән", - диде ул.

"Китаплар, әсбаплар белән ярдәм итәрбез", - дип вәгъдә бирде Шәйхразиев. Ул татар конгрессында төбәкне өйрәнү буенча махсус журнал чыгуын искәртте.

  • Бүген Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу уза. Фикерләшүдә Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашстан һәм Мари Эл республикаларыннан татар иҗтимагый лидерлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100