news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элда юл һәлакәтендә зыян күргән кызны Казанга алып кайттылар

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты Казанга алып кайткан кыз авыр хәлдә, ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бортында Мари Эл юл һәлакәтендә зыян күргән кыз Казанга кайтарылды, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре.

“Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вертолет 17.10 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсе мәйданчыгына төшкән. Зыян күргән кызны реанимобильдә Казанның Балалар республика клиник хастаханәсенә илткәннәр.

“Казан белгечләре 14 яшьлек кызны Ми-8 вертолеты бортында Йошкар-Ола хастаханәсеннән  алды. Кызны алырга Республика клиник хастаханәсе реаниматологы һәм  Катастрофалар медицинасы үзәгенең ике хезмәткәре барды” , - дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова.

Казанга алып кайткан кыз авыр хәлдә, ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100