news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элда юл һәлакәтендә зыян күргән кыз авыр хәлдә

Зыян күргән 7 һәм 17 яшьлек ике баланың хәлендә уңай динамика күзәтелә.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Мари Элда микроавтобус катнашында юл һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кыз авыр хәлдә. Ул кичә Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелде. Бу хакта  республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте дип яза ТАСС агентлыгы.

Зыян күргән 7 һәм 17 яшьлек ике баланың хәлендә уңай динамика күзәтелә. Алар Йошкар-Ола хастаханәсендә кала.

Зыян күргән 47 яшьлек хатын-кызның хәле тотрыклы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100