news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элда әти-әниләр татар телен белмәсә дә, балаларын өйрәтергә тырыша — Илгиз Гайсин

Мари Эл Республикасында Татар мәгарифе көннәре уза.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 23-24 ноябрь көннәрендә Мари Эл Республикасында Татар мәгрифәте көннәре уздырыла. Бүген үткәрелгән чараларда ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.

Мари Элнең “Татар мәдәнияте республика үзәге” җитәкчесе Илгиз Гайсин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, Татарстан делегатларын каршы алу бик югары дәрәҗәдә үткән. “Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләр белән тыгыз элемтәдә эшли, шул исәптән, безнең белән дә. Энгель Фәттахов тантаналы ачылыш барышында Мари Элда татар теле укыткан укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, мәгариф учреждениеләренә китаплар бүләк итте. Шулай ук “Ана теле” он-лайн мәктәбе программасы буенча мастер-класслар үткәрелде. Кичке якта мәктәп директорлары белән мастер-класс узачак. Шулай ук Казаннан килгән артистлар концерт программасы тәкъдим итәчәк”, - диде Илгиз Гайсин.

Аның сүзләренчә, Татарстанның мәгариф министры белән очрашу барышында татар телен өйрәнү, саклау мәсьәләләре, мәктәпләрнең ябылуы, татар телен белүче кешеләрнең азаюы, авылларның бетүе кебек проблемалар күтәрелгән.

“Кызганыч, безнең төбәктә дә, илдәге кебек, авыллар юкка чыгып бара, татарча белгән кешеләр азая. Дөрес, татар теле белән кызыксынучылар бар, әмма аларның да сафлары сирәгәя. Узган ел Татарстанда үткәрелгән татар теле буенча олимпиадага 7-8 кеше барса, быел 3 кешене генә юлладык. Йошкар-Олада бер мәктәптә татар телле 1 сыйныф ачылды, әмма анда укыган балаларны олимпиадаларда катнаштырырлык түгел, алар анда аралашу дәрәҗәсендә генә татар телен өйрәнеп чыга”, - диде әңгәмәдәшебез.

Илгиз Гайсин билгеләп үткәнчә, Мари Элдагы Татар мәдәнияте үзәгендә дә татар теле өйрәтелә. Биредә якшәмбе мәктәбе формасында эшләүче курсларга яшь буын вәкилләре белән бергә, урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә йөри.

“Әти-әниләр үзләре телне белмәсә дә, балаларына өйрәтү өчен тырыша”, - диде Илгиз Гайсин.

Иртәгә исә чаралар Бәрәңге районында дәвам итәчәк. Биредәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәтеләчәк, укытучы һәм укучыларның фәнни тикшеренүләре, иҗади проектлары белән таныштырачаклар. Районның мәктәп укучылары фольклор бәйрәме әзерләгән.

Татар мәгарифе көннәре туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" белән тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100