news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элда Муса Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерү бәйгесенә йомгак ясала

Мари Элның Мәдәният министрлыгы һәм Татар мәдәнияте үзәге оештырган бәйге җәлилчеләр истәлегенә багышлана.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Мари Элда каһарман шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерү бәйгесе игълан ителде. “Бар җырымны илгә багышладым...” дип аталган бәйгегә нәтиҗә 18 февральдә Йошкар-Ола шәһәренең Татар мәдәниятне үзәгендә ясалачак, дип хәбәр итәләр мәдәният үзәгендә.

Ел саен февраль аенда Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтү уңаеннан, чираттагы иҗади бәйге Мари Элның Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы һәм республиканың Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырыла. Максаты – Муса Җәлил, Абдулла Алиш, үз заманында Мари Элда педагогика техникумында белем алган Гайнан Кормаш кебек фашистларга каршы көрәшкән шәхесләр үрнәгендә яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм осталагын үстерү, татар әдипләрен, аларның тәрҗемәдәге әсәрләрен таныту.

Бәйгедә Муса Җәлил генә түгел, шулай ук Абдулла Алиш, фашистларга каршы хәрәкәттә катнашкан башка язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен дә сәхнәләштереп сөйләргә тәкъдим ителә.

Чыгышлар татар һәм рус телләрендә булырга мөмкин. Рус телендә чыгыш ясаучы мәктәп укучылары арасында кече һәм өлкән сыйныфлар аерым бәяләнәчәк. Татар телендә мәктәп укучылары, студентлардан тыш, өлкән буын вәкилләре дә чыгыш ясый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100