news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элда "Гасырлар авазы" илкүләм фестивале җиңүчеләрен ачыклаячаклар

Конкурста дүрт номинациядә катнашырга мөмкин.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Мари Эл Республикасы татарлары тарафыннан оештырыла торган "Гасырлар авазы" россиякүләм фестиваленең икенче туры 17 ноябрьгә билгеләнгән. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Татар халкының фольклорын яңарту, саклау һәм үстерүне максат иткән конкурс милли мәдәниятне пропагандалау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә. 
 
"Гасырлар авазы" сәләтле кешеләрне, коллективларны барлый; милли башлангычларга- фольклорга, музыкага, җырга мәхәббәт уята; кешеләргә иҗади яктан ачылу мөмкинлеге бирә; иҗат коллективлары арасындагы элемтәләрне ныгыта; хәзерге заманда милли гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсенә җәмәгатьчелекне җәлеп итә.
 
Ике турда уздырыла торган фестивальдә 8 яшьтән алып катнашырга мөмкин. Катнашучыларны вокал, халык музыка уен коралларында уйнау, фольклор, халык авыз иҗаты номинацияләрендә билгеләп үтәчәкләр. Соңгы номинациядә мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкаручыларга бәя биреләчәк. 
 
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла. 
 
Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, Мари Эльның Мәдәният, матбугат һәм милләтләр министрлыгы, җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе, татар мәдәни үзәге  тарафыннан оештырыла. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100