news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында яшәгән гаилә давыл вакытында һәлак булган

Питрәч районында яшәгән гаилә давыл вакытында һәлак булган
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсеннән

Марий Элда давыл вакытында һәлак булучылар арасында Питрәч районы Көек авылы кешеләре дә бар. Бу хакта Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов хәбәр итте.

«Кичә Марий Эл республикасындагы давыл вакытында Яльчик күле янында Питрәч районы Көек авылында яшәүчеләр фаҗигале рәвештә һәлак булган. Сәлимовлар гаиләсенең кайгысын уртаклашам», – диде ул.

Начар һава торышы шартларында Идел буе федераль округында 10 кеше үлгән һәм 76 кеше зыян күргән. Һәлак булучылар арасында Яшел Үзәннән дә өч кеше бар.

Кичә кич Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр давыл котыруын күзәтте. Социаль челтәрләрдә һәм Телеграм-каналларда юлларны һәм машиналарны су басуы төшерелгән фото һәм видеолар чыкты. Җил чүп савытларын әйләндереп каплады, түбәләрне алып атты, Казан үзәгендәге кафеларның берсендә пыяла тәрәзәне коеп төшергән.

Искәртеп үтик, Татарстан Республикасының Лаеш районында 29 июль кичендәге давылдан 14 яшьлек кыз бала да һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot