news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Элда өченче тапкыр татар фольклор коллективлары төбәкара бәйге-фестивале уза

Төбәкләрдә сайлап алуны узган татар җыр, бию һәм халык уен кораллары коллективлары Йошкар-Ола шәһәренә җыела.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 25 февральдә Мари Эл Республикасы татарларының “Халкым мирасы” III Төбәкара татар фольклор коллективлары бәйге-фестивале узачак, дип хәбәр итә республиканың Татар мәдәнияте үзәге.

Бәйгене Татар мәдәнияте үзәге Мари Элның Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министрлыгы һәм төбәкнең Татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә оештыра.

Талантлы, үзенчәлекле коллетивларны барлау, татар халык фольклорын үстерү, милли тамырларга, мираска мәхәббәт тәрбияләү максатын тотучы бәйге ике турдан тора. Төбәкләрдә сайлап алуны узган татар җыр, бию һәм халык уен кораллары коллективлары 25 февральдә Йошкар-Ола шәһәренә җыела. Биредә чыгышлар ике яшь категориясендә – 18-36 яшьлекләр һәм 37 яшьтән өлкәнрәкләр арасында аерым бәяләнәчәк. Ә мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкаручылар арасында яшь буенча чикләүләр юк. Җиңүчеләр кичен Татар мәдәнияте үзәгендә Гала-концертта чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100