news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Эл Республикасының элекке губернаторы төрмәдә поэмалар яза башлаган

Әсәрләренең берсе – тарихи, һәм ул Кырымга багышлана.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Мари Эл Республикасының элекке губернаторы Леонид Маркелов Мәскәүнең “Лефотово” СИЗО сында 3 поэма иҗат иткән, дип хәбәр итә ТАСС. Мондый хәбәр гражданнарның иректән мәхрүм ителгән урыннарда хокуклары саклану мәсьәләсен тикшерү буенча Җәмәгать тикшерү комитеты (ОНК) әгъзаларына сылтама белән бирелә. Алар изоляторга тикшерү белән килгән булган.

Поэмаларның берсе – тарихи, һәм ул Кырымга багышлана, ә икесе авторның эше һәм тормышы турында, диелә хәбәрдә. 

Исегезгә төшерәбез, Леонид Маркелов вазифасыннан 6 июньдә - үз теләге белән, Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә азат ителгән иде. Мари Эл җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Мәскәү яны Арбитраж суды рәисе Александр Евстифеев билгеләнде.

Леонид Маркелов, ришвәт алуда гаепләнеп, 13 апрельдә тоткарлана. 3 июльдә Мәскәү шәһәр суды аны 12 сентябрьгә кадәр сак астында тотуны законлы дип таба.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100