Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мари Эл Республикасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе узды
15 декабрьдә Мари Эл Республикасының Бәрәңге муниципаль районы Куян авылының Гайнан Кормаш исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Киңәшмәдә «Федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФГОС) яңартылган шартларда туган тел укытучысы эшчәнлеге» темасына фикер алыштылар. Семинарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Марий Эл Республикасының татар мәдәнияте республика үзәге белән берлектә оештырды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, методистлар, директорлар, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында идарә һәм гомуми белем бирү өлкәсендәге эш тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Чара кысаларында Биектау муниципаль районының Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Мари Эл Республикасы Бәрәңге муниципаль районының Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Мари Эл Республикасының педагогик хезмәткәрләренә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тармак бүләкләре тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз