news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мари Эл мошенниклары юл һәлакәтендә зыян күргән кыз өчен акча җыя

Республика хакимияте, зыян күргән 14 яшьлек кыз акчага ихтыяҗ кичерми, дип белдерде.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Марий Элда коточкыч һәлаккәттә зыян күргән кызның гаиләсе акчага мохтаҗлык кичерми. Акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы. Бу хакта Мари Эл республикасы хакимияте белдерде.

Төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте белдергәнчә, акча җыю турында игълан ителгән берничә сайт ачыкланган, дип яза ТАСС агентлыгы. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, бу “мошенниклар вазгыятьтән файдаланып калырга телиләр”, Мари Элда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кыз бернигә дә мохтаҗлык кичерми.

“Кызның әнисе дә бернигә ихтыяҗ кичермәүләрен раслый. Республика бу вазгытьне контрольдә тота һәм ярдәм итәргә әзер”, – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100