news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Маргарита Симоньян: Казан Россиянең иң яхшы һәм уңайлы шәһәрләре өчлегенә керә

Маргарита Симоньян: Казан Россиянең иң яхшы һәм уңайлы шәһәрләре өчлегенә керә
Фото: трансляциядән скриншот

Казан Россиянең иң матур һәм уңайлы шәһәрләре арасына керә. «Россия сегодня» медиатөркеме баш редакторы Маргарита Симоньян БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары халыкара форумында шундый фикерен белдерде.

«Казан – Россиянең иң матур шәһәрләреннән берсе. Татарстан башкаласы һич арттырусыз Россиянең иң яхшы һәм уңайлы шәһәрләре өчлегенә керә», - дип белдерде ул.

Симоньян фикеренчә, нәкъ менә Казан мэры Илсур Метшинның БРИКС+ шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясен булдыру инициативасы белән чыгуы символик мәгънәгә ия, ул башлыкларга үзара очрашырга һәм шәһәр үсешендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп узабыз, бүген Казан Ратушасында БРИКС+ илләре шәһәрләре халыкара форумы ачылды, анда 20 дәүләттән (Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Бразилия, Иран, Төркия, Мексика, Аргентина һ.б.) 200 катнашучы килде. Вакыйгада шәһәр мэрлары, вице-мэрлары һәм үз илләре муниципалитетларын берләштерүче оешмаларның лидерлары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100