news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Зарипов өстәмә кыйммәткә салымның тарифларга йогынтысы турында аңлатты

“НДС артса да, тарифлар 2019 елның 1 июленә кадәр үзгәрешсез калачак”, - диде ул.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Өстәмә кыйммәткә салым (НДС) артса да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 2019 елның 1 июленә кадәр үзгәрешсез калачак. Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов шулай дип ышандырды. Бүген комитет каршында Иҗтимагый совет утырышыннан соң ул журналистларга шулай диде.

“2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымны 2 процентка арттыру турында карар кабул ителсә, тарифның күпмедер үсәчәге билгеле. Тариф бер елга кабул ителә, елга бер тапкыр 1 июльдән генә үзгәртелә. Шуңа күрә 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр, беренче яртыеллыкта тариф элеккечә кала. Икенче яртыеллыкта өстәмә кыйммәткә салымны тагын 2 процентка арттырсалар, тарифлар, ким дигәндә, 4 процентка үсәргә мөмкин дигән сүз. Без Монополиягә каршы федераль хезмәткә үз позициябезне белдердек. Хәзер бу сорау карала. Тарифлар үсешендә шундый аерманы җайларлык, тискәре йогынты ясамаслык механизмнарын табарга кирәк. Бездә 2018 елда тарифлар арту 4,2 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән, әгәр өстәмә кыйммәткә салым 4 процентлык үсеш бирсә, без башка чыгымнарны физик яктан күтәрә алмаячакбыз. Без кабул ителгән закон актлары нигезендә эшлибез, ләкин халык өчен түләүләр кисәк артмасын, тарифлар үтемле булсын өчен, чараларын табарга тырышачакбыз”, - дип Марат Зарипов бу проблеманың бөтен илгә кагылуын әйтте.

Аның сүзләренчә, бүген әле киләчәккә Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеш фаразы кабул ителмәгән. Барлык параметрларның кабул ителәчәк фараз кысаларында расланачагын әйтте. “Кыскасы, гражданнар өчен түләүне арттыру яки арттырмау карары кабул ителмәгән, бәлки, индексы үзгәрер, әле төгәл әйтә алмыйбыз. Якын арада бу хәл ителер. Тиздән тарифлар кампаниясе старт алачак. Иң кайнар чор сентябрьдән декабрьгә кадәр. 20 декабрьгә кадәр киләсе елга тариф карарлары кабул ителергә тиеш. Ә тариф үзе киләсе елның июленнән генә үзгәрәчәк, шуңарчы ул үзгәрешсез калачак”, - дип ачыклык кертте.

4 августта өстәмә кыйммәткә салымны 18 проценттан 20 процентка кадәр җиткерү буенча Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон кабул ителде. “Гамәлдәге норматив хокукый база нигезендә, бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә чагылыш табарга мөмкин”, - диелә РФ Икътисади үсеш министрлыгы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100