news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Юнысов: Янгында каза күргән йөздән артык кеше Йолдыз авылында калырга тели

Марат Юнысов: Янгында каза күргән йөздән артык кеше Йолдыз авылында калырга тели
Владимир Васильев

Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов Йолдыз (Эчкен) авылында янгында каза күргән йөздән артык гаиләнең авылда калырга теләк белдерүен әйтте.

"Башта илле кеше авылда калу теләген белдергән булса, хәзер йөздән артык кеше калырга тели" - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында.

Татар конгрессы рәисе хәзерге вакытта 35 гаиләнең мәктәптә яшәвен әйтте. "Мәктәптә 68 бала укый, ләкин 5-6 гаилә китәргә уйлый. Безгә аларны калдырырга тырышырга кирәк. Мәктәпне дә сакларга кирәк, анда татар телен укыталар", - диде ул. 

Ул Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан җитәкчелегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте. "Иң беренче ярдәм Татарстан аша килә башлады. Бүгенге көнгә кадәр ярдәм күрәбез", - диде ул.

Марат Юнысов гуманитар ярдәм белән фураларның килеп торуын искәртте. Ул авылда эш урыннарын булдыруны сорады.

"Авылда дүрт фермер хуҗалыгы, ике шәхси эшмәкәр бар. Күп кеше китеп эшли. Мөмкинлек булса, эш урыннары ясау өчен берәр цех яки теплица төзисе иде", - диде ул.

 

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100