Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Яруллин, DJ Сөләйман, GAUGA һ.б. Казанда VK Fest татар сәхнәсендә чыгыш ясаячак
Казанда узачак VK Fest‘та «Идель – Идел» журналы редакцияләре кабат татар сәхнәсе әзерли. Әлеге сәхнә милли музыка традицияләрен иҗатларында төрлечә яктыртучы башкаручыларны берләштерә, анда яңа татар эстрадасы һәм этно-поптан алып альтернатив рок, хип-хоп һәм электрон музыкага кадәр бар.
Кунаклар өчен яшьләр арасында танылган татар башкаручылары: Beku, Ilgiz һәм Malsi Music, Дышать, Defne, GAUGA, Хижина Музыканта, Марат Яруллин һәм DJ Сөләйман чыгыш ясаячак. Чыгышлар Татарстанда ике телдә чыга торган «Идель – Идел» яшьләр журналлары ярдәмендә әзерләнә, дип хәбәр итә журнал редакциясе.
Татар сәхнәсе беренче тапкыр 2025 елда Казанда VK Fest‘та тәкъдим ителде, һәм бу - фестиваль тарихында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, тулысынча җирле мәдәнияткә багышланган, икенче музыкаль сәхнә барлыкка килүнең беренче очрагы булды.
«Татар сәхнәсе узган ел эксперимент буларак барлыкка килде, ләкин ул шулкадәр табигый рәвештә VK Fest фәлсәфәсенә кереп китте ки, хәзер Казан фестивален аннан башка күз алдына да китереп булмый. Быел без сезгә тагын да шәбрәк һәм көтелмәгән артистларны күрсәтәчәкбез», - диде VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.
Әлеге сәхнә татар музыка традициясе һәм заманча яңгырашы белән эшләүче артистларны кабат берләштерәчәк һәм милли мәдәниятнең зур яшьләр фестиваль киңлегендә табигый яшәвен күрсәтәчәк.
«Безнең өчен иң мөһиме — татар мәдәниятенең заманча яңгыравы һәм бүген яшьләр җыела торган урыннарда тәкъдим ителүе. Безнең бурычыбыз — яңа исемнәр ачу, татар теле, музыкасы һәм традицияләрен актуаль шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелдерерлек мәйданчыклар булдыру. VK Fest — нәкъ менә шундый киңлек, һәм без яңадан аның бер өлеше булуыбызга шат», — дип билгеләп үтте «Идель – Идел» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
VK Fest 7 июньдә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Төп сәхнәдә рэпер FEDUK, Дима Масленников, Клава Кока, Татьяна Куртукова, «Сироткин» төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert чыгыш ясаячак. Автограф-сессиядә Клава Кока, Дима Масленников, Вики Шоу, «Импровизаторы», Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас тамашачылар белән аралашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз