news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллинга «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде

Марат Хөснуллинга «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә һәм чәчәк атуына керткән зур өлеше өчен «Казанның Мактаулы гражданины» исеме бирелде. Бу инициатива белән Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин чыкты. Казан шәһәр думасы аны хуплады.

«Казанда туып-үскән Марат Хөснуллин, ерак булуына карамастан, үз йөрәгендә туган ягының бер өлешен саклый һәм Татарстан Республикасы белән аның башкаласын социаль-икътисади үстерүгә юнәлдерелгән проектларга даими ярдәмен күрсәтә», – диде Метшин.

Ул шулай ук Хөснуллин ярдәме белән Казанда тузган торакны бетерү программалары гамәлгә ашырылуын, яңа торак микрорайоннар, мәдәни һәм спорт объектлары төзелүен, шәһәрнең һәр кешесе өчен истәлекле объектлар: Кол Шәриф мәчете, Меңьеллык мәйданы, Миллениум күпере төзелүен, Казан метрополитенының беренче биш станциясе һәм башка объектлары файдалануга тапшырылуын искәртте.

«Марат Шакирҗанович министр вазифасында эшләгәндә республикада зур күләмдә федераль акча, инвестицияләр, беренче чиратта, Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү комплекслы программасына җәлеп ителде. Марат Шакирҗановичның югары профессиональлеге, стратегик фикерләве, новаторлык идеяләре хаклы рәвештә иң югары дәрәҗәдә бәяләнде», – дип йомгаклады шәһәр җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot