news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин: Яңа илкүләм проект барлык торак пунктларын берләштерәчәк

Марат Хөснуллин: Яңа илкүләм проект барлык торак пунктларын берләштерәчәк
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Россиядә «Яшәү өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проект башланды, ул транспорт чаралары белән барлык торак пунктларны берләштерәчәк. Бу хакта «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында узган «Төньяк — Көньяк» халыкара транспорт коридоры сессиясендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин сөйләде.

«Илкүләм проект буенча барлык халыкара юллар төзелешенең алты еллык планын эшләделәр. Барлык халыкара коридорларны, федераль, төбәк һәм муниципаль юлларны бер зур программага керттек», - диде вице-премьер.

Марат Хөснуллин әйтүенчә, бу программаның төп бурычы - юлларда җиңел һәм йөк ташу машиналарының максималь тизлеген тәэмин итү.

Ул билгеләп үткәнчә, чик буе пунктларына баручы барлык юллар да норматив хәлгә китереләчәк. «Чик аша чыгу юлларының үткәрү мөмкинлеге куелган таләпләргә туры килергә тиеш», - дип ачыклык кертте вице-премьер.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
news_right_1
news_right_2
news_bot