Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин: Хәзер гаилә ипотекасы шартларын яңадан карау бик кыйммәткә төшә
Гаилә ипотекасы программасы төп ставка дәрәҗәсе белән тыгыз бәйләнгән, дип белдерде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин RT телеканалына интервьюда.
Аның сүзләренчә, якын арада программа шартларында үзгәрешләр булмаячак, аны киңәйтү нияте юк.
«Ставка болай югары булганда, процент ставкаларында компенсациядәге аерманың бюджеттан каплануын исәпкә алып, ипотека бирү күләмен киңәйтү бик кыйммәткә төшәчәк», - дип искәртте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россиядә гаилә ипотекасы бирү буенча яңа кагыйдәләр июльдән гамәлгә керде һәм алар 2030 елга кадәр эшләр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз