news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин Владимир Путинны 20 декабрьдә Казанга М12 трассасын ачарга чакырды

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путинны киләсе елның декабрендә М12 участогын ачу тантанасына Казанга килергә чакырды.

«Төзүчеләргә эшләргә шулкадәр ошады – киләсе елда трассаны Арзамаска кадәр җибәрергә телиләр. 9 сентябрьдә инде 400 километр [әзер булачак]. Ә 20 декабрьдә – Казанга кадәр бөтен трассаны төгәлләргә. Сезнең графикка хәзер үк ачылышны кертергә буламы?» – дип мөрәҗәгать итте дәүләт җитәкчесенә Хөснуллин.

«Артка чигенерлек булмасынга», – дип шаяртты ул.

Путин билгеләп үткәнчә, ике вакыйгада да ул бик теләп катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген дәүләт җитәкчесе видеоконференция режимында берничә яңа һәм төзекләндерелгән транспорт инфраструктурасы объектларында хәрәкәткә старт бирде. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, видеоэлемтә вакытында Владимир Путин М12 трассасын «Көнчыгыш» дип, ә Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр узучы коридорны «Россия» дип атау тәкъдимен кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot