Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин: Ватаныбыз милләтләр, дини конфессияләр арасында бердәмлек булу яклы
«Бергәләп каршылыкларны җиңеп, дәүләтебезнең һәм халыкларның чәчәк атуына ирешә алабыз», - диде Россия Вице-премьеры.
Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин Россиянең һәрвакыт милләтләр һәм дини конфессияләр арасында бердәмлек булу, тыныч яшәү яклы булуын әйтте.
«Утырыш Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү белән бер үк вакытта уза. Бу вакыйга илебезнең күп конфессияле һәм күп милләтле булуын билгели. Без тынычлыкта, аңлашып яшәргә өйрәндек, киләчәкне дә бергәләп төзибез. Бергәләп каршылыкларны җиңеп, дәүләтебезнең һәм халыкларның чәчәк атуына ирешә алабыз», - диде ул «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында.
Аның әйтүенчә, ислам Россия дәүләтчелеге, тарих һәм мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып тора. «Россия законы нигезендә, ислам безнең илдә традицион диннәрнең берсе. Миллионлаган Россия гражданы ислам динен тота, алар безнең милли мәнфәгатьләребезне якладылар һәм яклаячаклар», - дип билгеләп үтте Хөснуллин.
Россия Федерациясе Вице-премьеры ислам диненең гуманистик кыйммәтләре, традицион диннәрнең кыйммәтләре кебек үк, халыкны гаделлек, игелек һәм шәфкатьлелеккә өндәвен әйтте. «Әмма Көнбатыш илләренең агрессив йогынтысына каршы тору шартларында, изге китапларда күрсәтелгән әхлак нормалары юкка чыга, бозыла. Без мондый тенденциянең халыклар арасында нацизм таралуга китерүенә шаһит булдык», - ди ул.
Марат Хөснуллин хәзерге вакытта фейк хәбәрләрнең күп булуын һәм дөнья җәмәгатьчелеге күзлегендә Россияне «өйрәтергә» омтылуларын күзәтүләрен әйтте. «Шуңа карамастан, ислам дәүләтләреннән килгән коллегаларыбызга элемтә корулары, ярдәм өчен рәхмәтлебез. Шунысы куанычлы: элемтә кору кысаларында көн тәртибендәге күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча позициябез туры килә», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз