news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин: Төзүчеләр көне – фатирын ремонтлаган һәркемнең бәйрәме

Марат Хөснуллин: Төзүчеләр көне – фатирын ремонтлаган һәркемнең бәйрәме
Марат Хөснуллин
Стоп-кадр видео

Төзүчеләр көне – фатирын ремонтлаган, йорт яки дача төзегән һәркем өчен дә бәйрәм. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, тармак белгечләрен һәм әлеге һөнәр белән таныш булган һәркемне тәбрикләп, шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш илнең торак пунктларын үзгәртә, тормышның уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыра.

«Һәм, әлбәттә, барлык төзүчеләргә дә рәхмәт әйтәм. Сез үз кулларыгыз белән илебез үсешенә гаять зур өлеш кертәсез, аның киләчәген төзисез. Бүген безнең алда амбициоз бурычлар тора, димәк, эшнең күп булачагына ышана аласыз!» - дип язган ул телеграм-каналында.

Вице-премьер Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Михаил Мишустинның тармакка игътибар күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot