news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта ул MAX платформасындагы каналында хәбәр итте.

Запорожье өлкәсе Мелитополь шәһәреннән 14 яшьлек Жаннага Мәскәүдәге Третьяков галереясендә булу мөмкинлеге тудырылачак. «Моны, әлбәттә, оештырачакбыз. <...> Күптән түгел Третьяков галереясендә яңа корпус төзелде. Бик кызыклы, аңа ошар дип уйлыйм», – дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Донецк Халык Республикасының Горловка шәһәреннән кечкенә Вероника велосипед сораган, ә аның өлкән апасы Евгения яктырткычлы агач дөнья картасы теләгән.

«Балаларның теләкләрен һичшиксез үтәячәкбез һәм Яңа ел кебек иң игелекле гаилә бәйрәме алдыннан аларга әкияткә ышаныч бүләк итәчәкбез», – ди Россия вице-премьеры.

Видео: max.ru/mkhusnullin

news_right_1
news_right_2
news_bot