Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин Татарстанны илкүләм проектларны үтәү буенча лидер төбәкләр рәтендә атады
Татарстан Республикасы илкүләм проектлар һәм федераль программалар күрсәткечләрен үтәү буенча лидер төбәкләр арасына керә. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Воронеж, Кострома, Курск, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург һәм Пенза өлкәләрен, Адыгея, Башкортстан, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия - Алания, Чечня һәм Чувашия республикаларын да лидер төбәкләр арасында телгә алды.
Утырыш барышында Хөснуллин шулай ук быел «Торак һәм шәһәр мохите», «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру тәмамлануын искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, куелган максатларга тулы күләмдә ирешү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, «Тормыш өчен инфраструктура» дигән яңа илкүләм проектны әзерләү ахырга якынлашып килә.
«Ел ахырына кадәр өч айдан азрак вакыт калды. Кагыйдә буларак, объектларны файдалануга тапшыруның төп күләме нәкъ менә шуларга туры килә, шуңа күрә төбәк командаларына эш темпларын арттырырга һәм планлаштырылган барлык проект, бурычларны уңышлы тәмамларга кирәк», - дип искәртте РФ вице-премьеры.
Илкүләм проектлар Россиядә хәзерге рәвешендә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Яңартылган илкүләм проектларны финанслау өчен 2025 елгы дәүләт бюджетында 5,7 триллион сум акча каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз