news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Татарстан юл төзелеше күләме буенча Россиядә беренче урынга чыкты

Юл төзелеше күләме буенча Татарстан, Мәскәүне исәпкә алмаганда, Россиядә беренче урында тора. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте.

«Республикада федераль һәм төбәк программалары гамәлгә ашырыла, төзүчеләрнең эше күп. «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санын киметү күрсәткечләренә ирешелә», - диде Россия вице-премьеры.

Аның сүзләренчә, Татарстанда юлларны норматив хәлгә китерү буенча башкарылган эшләр күләме шулай ук һәлакәтләрне киметүгә китерде.

Хөснуллин белдергәнчә, быелгы бурыч - юл төзелеше темпларын киметмәү. «Бу гади бурыч түгел. Узган елның күрсәткече бик югары, әмма без аны үтәргә әзер. Хәзер 2024, 2025 еллардан башлап акча алу, юлларны ремонтлауга һәм төзүгә бирү өчен алдан финанслау механизмын эшлибез», - диде ул.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча узган ел җәмәгать транспортын яңарту буенча федераль комплекслы программа формалаштырылды, дип өстәде спикер. Бу программа буенча 2023-2024 елларда төбәкләргә, Матди ярдәм фонды (ФМП) акчасын җәлеп итеп, ташламалы шартларда кимендә 4130 берәмлек транспорт бирү планлаштырыла.

«Күчмә составны яңарту буенча әлеге механизмнан файдалануыгызны һәм субъектларны сайлап алу буенча конкурста катнашуга Транспорт министрлыгына гариза бирүегезне сорыйм», - дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100