news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин: Татарстан Россиянең транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә

Марат Хөснуллин: Татарстан Россиянең транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Барлык авырлыкларга да карамастан, Россиядә транспорт инфраструктурасын планлы рәвештә үстерү бара һәм бу үсешкә Татарстан зур өлеш кертә. Бу турыда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында катнашучыларны сәламләвендә билгеләп үтте.

«Төбәктә юл хуҗалыгы өлкәсендә системалы эш югары дәрәҗәдә җайга салынган. Татарстан «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын ышанычлы үтәде. Мисал өчен, Казанда агломерация юл челтәренең 85 процент чамасын норматив хәлдә тәэмин итү күрсәткече арткан», — диелә вице-премьер сәламләвендә.

Хөснуллин белдергәнчә, икътисадның көнчыгышка җәелүен исәпкә алып, Россиянең иң зур транспорт-логистика хабларының берсе буларак, Татарстанның роле арта. Бу шул исәптән халыкара транспорт коридорлары үсеше нәтиҗәсендә дә була.

Вице-премьер искәрткәнчә, узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин Түбән Каманы һәм Чаллыны урап узу хәрәкәтенә старт бирде, алар М12 магистрале составына керәчәк. «Бу трасса бик кирәкле булып чыкты, ул «Россия» транспорт маршрутының бер өлеше булып тора, ул бөтен ил аша диярлек уза», — диде ул.

Моннан тыш, декабрьдә Татарстанда реконструкциядән соң Горький шоссесы, «Зур Яшел Үзән» яңа юлы, Вознесение трактының икенче этабы һәм Алексеевск — Әлмәт автомобиль юлы ачылды.

«Иң мөһиме, бу эшне безнең гражданнар күрә һәм тоя, әмма әле башкарасы эшләр күп. Алда амбицияле бурычлар тора. Аларны «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында хәл итәчәкбез, аны гамәлгә ашыруга керешәбез инде», — дип йомгаклады Хөснуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100