Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Хөснуллин Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә төбәкнең уңышларын билгеләп үтте
РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә төбәк халкын бәйрәм белән котлады. Телеграм-каналында ул республиканың ышанычлы рәвештә үсүен һәм төрле өлкәләрдә: торак йортлар, юллар төзүдә, территорияләрне төзекләндерүдә, инфраструктураны үстерүдә һәм туристларны җәлеп итүдә югары нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте.
Хөснуллин искәрткәнчә, Татарстанда хәзер федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла торган күп кенә программа һәм проектларга нигез салынды, биредә авария хәлендәге торакны бетерү, коммуналь инфраструктураны яңарту һәм территорияләрне төзекләндерү кебек программалар хакында сүз бара.
Ул Казанның кунакчыл һәм матур башкала булуын, ел саен зур халыкара чаралар кабул итүен билгеләп үтте. Марат Хөснуллин шәһәр белән горурлануын белдерде, Казандагы үзгәрешләрне дусларына һәм партнерларына күрсәтү, аның үсеше турында уңай бәяләмәләр алу аеруча күңелле булуын әйтте.
Хөснуллин республика халкының Татарстан үсешенә керткән өлешен искәртте, шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Казан мэры Илсур Метшинга гражданнарның тормышын яхшырту буенча системалы эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Марат Хөснуллин республиканың алга таба да чәчәк атуын, ә аның халкына нык сәламәтлек, һәр йортка иминлек һәм тынычлык теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз